Элмира һәм Ришат Фазлыйәхмәтовлардан «бәби турындагы» яңалыкны халык түземсезлек белән көтә. Мөмкинлек чыгу белән, аларга шушы сорауны юллыйлар. Ришат һәм аның тормыш иптәше белән сорау-җавап уены оештырган вакытта да, әлеге сорауне читләтеп уза алмаганнар.
-Эльмираның бер начар ягын әйтеп кит әле.
-Ришат: «Бик кызу ул, кызу булмасын иде».
-Эльмира: «Ә Ришат борынын казый» (көлә).
-Эльмираның бер яхшы ягын әйтеп үт әле.
-Ришат: «Тырыш кыз».
-Ришатның бер уңай ягын әйтеп кит әле.
-Эльмира: «Җырлый белә».
-Яратып эндәшкәндә нәрсә дип эндәшәсең?
-Ришат: «Матурым» дип эндәшәм».
-Эльмира: «Ришатым», «матурым», «бәбкәем», «җимешем» дим».
-Ачуың килгәндә ничек эндәшәсең?
-Ришат: «Ачу килгән чаклар сирәк була. Болай «Тишка» дип эндәшәм».
-Эльмира: «Тәти булганда – «Тәтишка».
-Кайчан бәби алып кайтасыз?
-Ришат: «Безгә бу сорауны күп бирәләр инде. Кешегә кызык. Без планлаштырабыз инде. Булуга, тамашачы беренче булып беләчәк».
-Эльмира: «Процесста. Бәлки инде, хәзер үк. Әлегә белмим».
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/elmira-ham-risat-fazlyiaxmatovlar-kaican-babi-alyp-kaita-5874916 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

