Өч елга, төгәлрәк итеп әйтсәк, 2028 елның апреленә кадәр, Сатурн планетасы Кучкар йолдызлыгына керәчәк. Димәк, безнең тормыш та өч елга үзгәрәчәк. Кайсы йолдызлыкны нәрсә көтә соң?
1. КУЧКАР
Кучкарлар өчен бу 3 еллык кына түгел, 30 еллык яңа этап башы булачак. Соңгы өч елда сезнең тормышта нокта куйган өлкәләр күп булгандыр, хәзер барысын да яңадан башларга вакыт. Глобаль планнар төзү, гаилә кору, яңа фатир алу, яңа эш башлау өчен уңышлы чор. Яңадан башлау бервакытта да җиңел түгел, шуңа кыенлыкларга әзер булырга, җиң сызганып эшләргә туры киләчәк. Киләсе өч ел дәвамында Сатурн сезне сынаячак һәм нәрсәгә лаек булуыгызны шушы вакыт күрсәтәчәк. Үз тормышыгыз өчен җаваплылык тулаем үз кулларыгызга күчә. Ниндидер эшегез барып чыкмаганда әти-әнине, хезмәттәшләрне, җитәкчене, хатыныгызны гаепләмичә, проблемаларның башын үзегездән табарга өйрәнергә кирәк булачак. Кучкар өчен бу эчке трансформация вакыты – үзеңне япа-ялгыз тою, тышкы кыяфәткә игътибарны киметеп эчке дөньяң турында кайгырту алгы планга чыга. Күпләр бу вакыт эчендә кибетләрдән кием алуны да киметер, кара кием киясе килү теләге уянырга мөмкин.
2. ҮГЕЗБОЗАУ
Бу өч елда Үгезбозаулар өчен 30 еллык цикл тәмамланып бетәчәк. Үткәннәр белән саубуллашу, эмиграция, яңа урынга күченү, борынгы чүп-чарны актарып җыештыру, архивларны барлау теләге уяначак. Кайберәүләр хәтта җиде буын шаҗәрәсен барларга керешер. Кемнәрдер еллар буе каралмый яткан гаражын җыештырыр яки күптәннән онытылган иске-москыны урнаштырырга урын эзләр. Иске машинадан, иске фатирдан котыласы килер. Бу вакытта кешеләргә ялгыз калып үткән гомерне анализлау, бакчада казыну, табигатьтә ешрак булу хас. Башкалардан читтәрәк торасы килү аркасында, вахталы эшкә чыгып китәсе яки, өйдә, бүлмәдә бикләнеп, үзеңнекен генә эшлисе килер, ләкин Сатурн сезнең алга башкаларны кайгырту мәҗбүриятен куячак.
Мәсәлән, шәхси партнерыгызның эш яки тормыш графигы сезнең тормышка тагын да зуррак йогынты ясавын, аңа яраклашу кирәген дә тоярсыз. Кемнедер кайгырту, хастаханәдә карарга туры килүе бар. Башкаларны кайгыртудан ничектер качкан очракта да, бу 30 еллык цикл азагында Үгезбозауның үзенең хроник авырулары уянып, алар өстендә системалы төстә эшләүне таләп итәчәк. Массаж курсы, шифаханәләр, йога, цигун, үләннәр белән дәвалану – боларны үзегездә сынап карарга теләрсез. Баш тирәсендәге органнарга, кан басымына, күзләргә, колакларга, калкансыман биз, тамак, борын тирәсенә игътибарлы булу кирәк.
Бу өч елда моңарчы яшеренеп яткан шәхси серләрегез дә өскә калкачак. Ниндидер хыянәтләр булса, үзегез үк боларга нокта куярга теләячәксез. Йолдызлар начар гадәтләрне артта калдырырга киңәш итә, югыйсә, эчкечелеккә, наркоманиягә бирелеп, киләсе 30 елга тормыштан бөтенләй төшеп калу куркынычы бар. Бу сезнең гомернең чистарыну һәм үзгәрү вакыты. Әйе, югалтулар булачак, әмма тормышның каралама вариантын ябып куеп, яңадан башлау өчен бу бик мөһим вакыт.
3. ИГЕЗӘКЛӘР
2023 елның мартыннан бүгенгә кадәр Сатурн сезнең эш, карьера, авторитет, репутация өлкәсендә ревизия ясады. Күп эшләргә, артыгын көчәнергә, үз дәрәҗәгезгә лаеклы булуыгызны дәлилләргә туры килгәндер. Бу вакыт эчендә бирешмичә алга барган булсагыз, киләсе өч елда Сатурн сезгә юмарт бүләкләрен бирер. Тормышыгызның күпкә җиңеләюен тоярсыз.
Сатурн аралашу даирәгезне тарайтып, иң кирәкле, җитди кешеләрне генә яныгызда калдырачак. Файдалы булмаган яки сезгә зыян итүче кешеләр үзеннән-үзе төшеп калачак.
Максатларыгыз һәм тормыш рәвешегез дә җитди үзгәрешләр кичерәчәк. Сатурн сезгә агымга ияреп җиңел генә агарга рөхсәт итмәячәк, ул сездән конкрет максатлар булдыруны, киләчәкне ачык күзаллауны, нәрсәләргә ирешергә теләвегезне билгеләүне таләп итәчәк. Сез юлыгызны конкрет билгеләп, шул юнәлештә эш итә башлагач, тормышыгызның күпкә җиңелрәк баруын, кирәкле кешеләрнең дә юлыгызга чыгуын тоярсыз. Нәрсә теләгәнен белгән кешегә Сатурн ярдәм итәчәк, ә белмәгәннәр йә эш таба алмыйча, йә авырып тилмерәчәк. Яңа эшкә алынырга, яңа юнәлешне өйрәнергә курыкмагыз.
Әгәр гаилә кору максаты белән җитди мөнәсәбәтләр эзлисез икән, бу моның өчен иң уңышлы вакыт. Җиңел һәм перспективасыз мөнәсәбәтләргә нокта куелачак.
Тормышыгыз уңышлырак булсын өчен, бу өч елда кан туганнар белән дуслашырга, алар белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга кирәк. Шулай ук вакытны бушка уздыру, социаль челтәрләргә максатсыз ябышып ятуны Сатурн зур югалтулар белән җәзалаячак.
4. КЫСЛА
2023 елдан бирле Сатурн сезгә интеллектуаль һәм рухи үсештә, белем алуда ярдәм итте. Бу вакыт эчендә һөнәри өлкәдә профессиональлек арту, телләр өйрәнү, ниндидер диплом яки квалификация белән бәйле документ алу, башка оешмалар белән хезмәттәшлек кору күзәтелгән булуы бар. Бу өч елда Сатурн Кыслаларны планлаштырып эшләргә, план белән яшәргә өйрәтте. Хәзер ул сезнең җаваплылык секторына күчә һәм социаль статус, карьера, эштәге уңышларыгызга ревизия белән килә. Тырыш кешеләр зур дәрәҗәләргә ирешәчәк, башкаларга салынып йөрергә яратучылар булганыннан да колак кагачак.
Мәсәлән, сез ниндидер оешмада җаваплы вазифада эшлисез, ди. Сатурн тикшерү һәм сынау оештырып, сезнең бу урынга лаекмы-юкмы икәнне тикшерәчәк. Шушы өч ел эчендә сезне үзегез теләгән, хыялланган зуррак вазифага билгеләүләре ихтимал, ләкин бу урынга лаеклы һәм компетент икәнегезне шактый авыр эш белән дәлилләргә туры киләчәк. Сатурн эш өлкәсендә сабырлык белән дә сынаячак. Үзегездән зуррак җитәкченең басымын, конфликтларын түзәргә, уртак тел табарга, баш ияргә өйрәнергә туры киләчәк. Вакыт тулаем эшкә багышланачак, бөтен тормышыгыз эш тирәсендә әйләнәчәк.
Сатурн бу өч елда җаваплылыкка гына түгел, дисциплинага да өйрәтәчәк: йә сез үзегезне кулга алып, ул дисциплинаны үзегезгә үзегез булдырасыз, йә аны читтән берәр катгый җитәкче яки “контролер” җибәреп, Сатурн үзе булдырачак. Әгәр шушы өч елны җиң сызганып тырышып, лаеклы узсагыз, дисциплина булдыра алсагыз, азактан сезгә Сатурн зур бүләк ясаячак.
Дәвамы бар.
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

