Өч елга, төгәлрәк итеп әйтсәк, 2028 елның апреленә кадәр, Сатурн планетасы Кучкар йолдызлыгына керәчәк. Димәк, безнең тормыш та өч елга үзгәрәчәк. Кайсы йолдызлыкны нәрсә көтә соң?
5. АРЫСЛАН
2023 елдан бирле Сатурн сезнең финанс өлкәсендә ревизия үткәрде һәм шушы өлкәдә җаваплылыгыгызны арттырды. Кемдер бу вакыт эчендә бар финанс сорауларын үз кулына алып, үзенә генә ышанып булуын аңлагандыр һәм акча эшләргә өйрәнгәндер. Кемдер экономияләргә, акча җыярга өйрәнеп, финанс грамотасын арттыргандыр, инвестицияләр белән танышкандыр. Ә кемдер, гаилә корып, киресенчә, финанс яктан бәйлегә әйләнгәндер. Кыскасы, әйләнеп карасагыз, акча янчыгыгызның үзгәрешләргә дучар булуын күрерсез.
Хәзер Сатурн сезгә ярдәм итәргә алына һәм уңыш белән зур мөмкинлекләр секторына күчә. Киләсе өч елда ул сезне ерак офыкларга карап эш итәргә, планлаштырырга өйрәтәчәк. Бу ерак киләчәк өчен ныклы нигез салына торган еллар. Сез глобаль, масштаблы, озак елларга җитәчәк эшләргә тотыначаксыз. Юридик яктан барлык документларның тиешле тәртиптә булуына игътибар итәргә кирәк булыр. Паспортның, машина йөртү хокукының вакыты чыкмаганмы, дипломда бар хәрефләр дә дөресме, нотариуста кәгазьләр дөрес расланганмы, бизнес белән бәйле документлар тәртиптәме – барысы да зур игътибар сораячак. Һәркөн үзегезгә максатлар турында искә төшереп торырга, салкын акыл белән эш итәргә туры киләчәк. Шушы эшләрне башкарганда Сатурн сезгә юк-бар киртәләр корган кебек тоелыр, тормыш ритмын башкаларның графигы белән исәпләшеп корырга мәҗбүр итәр. Мәсәлән, кемнәрдер яңа гаилә корып, икенче гаиләнең таләпләре, иреңнең яки хатыныңның авыр холкы белән санашырга туры килүе бар. Баланың мәктәп яки бакчасының эш графигы аркасында кыенлыклар барлыкка килә ала, әмма болар бар да вак мәсьәлә, сезнең максат – бернинди юк-барга карамыйча зур үрләр яулау.
6. КЫЗ
2023 елның мартыннан 2025 елның маена кадәр Сатурн Кызларны сынады. Шәхси мөнәсәбәтләре дә, эштә хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләр дә авырдан барды. Кызлар читтән үзенә зур басым, җаваплылык та тойгандыр. Бу вакыт эчендә аралашу даирәсе үзгәреп, хәзер инде Кызлар янында тикшерелгән һәм ышанычлы кешеләре генә калгандыр.
Майдан башлап 2028 елга кадәр Сатурн Кызларның финанс өлкәсенә күчәчәк. Бу беренче чиратта дәүләт белән финанс мөнәсәбәтләре үзгәрү турында сөйли. Субсидияләр, ниндидер премияләр, пособиеләр, уйламаган җирдән түләүләр алу мөмкинлеге зур. Хезмәт хакы арту, лотереяга отышлар, көтелмәгән мирас алу да булуы бар. Шушы ук вакытта яңа ипотека яисә кредит алып, банк белән озак вакытлы финанс бәйлелек ялгануы да мөмкин. Кыскасы, өч ел дәвамында Кызларның тормышы акча тирәсендә әйләнәчәк. Шул ук вакытта бу финанс ягыннан зур җаваплылык та таләп итәчәк. Документлар тутырганда, салымнар түләгәндә, ирең яки туганнарың, хезмәттәшләрең белән уртак милек сатып алганда бик игътибарлы, җаваплы һәм гадел булу сорала. Югыйсә, болар бар да зур чыгымнар белән әйләнеп капланырга, ахыр чиктә зур югалтуларга китерергә мөмкин. Кемнедер акча ягыннан алдасагыз, бурычларны вакытында кайтармасагыз, 2028 елда Сатурн моның өчен әҗерен каерып алачак.
7. ҮЛЧӘҮ
2023 елның мартыннан бирле Сатурн сезне эш өлкәсендә сынагандыр. Зур җаваплылык, коллективта авыр мөнәсәбәтләр, уңайсыз график булган булуы бар. Эш эзләү, үзегез көткәннән азрак хезмәт хакына ризалашу, күченү, яңа шартларга авырдан ияләнү, кемнедер кайгырту мәҗбүрияте тормышыгызны чикләгәндер. Узган өч елда үзегез дә сәламәтлек ягыннан чикләүләргә дучар булгансыздыр: диета тоту, ниндидер продуктны чикләү, график буенча дару эчү, махсус витаминнар кабул итү һәм сәламәтлек белән бәйле чыгымнар булган булуы мөмкин.
Хәзер Сатурн сезнең мөнәсәбәтләр өлкәсенә күчә. Үлчәүләрнең ал күзлеге ватылачак, моңарчы булган иллюзияләр чәлпәрәмә киләчәк. Хезмәттәшләрен, шәхси партнерларын, дусларын ничек бар шулай күрәчәкләр. Бу мөнәсәбәтләрдә ул нәрсә бирә һәм синнән нәрсә ала, бу партнерлык икебезгә дә тиңдәш дәрәҗәдә файдалымы, дигән сораулар күтәреләчәк. Еллар буе күрмәгән манипуляцияләр, гаепләүләр – барысы да күренә башлаячак.
Киләсе өч елда яңа клиентлар, яңа кешеләр белән эшләү булачак. Әмма җаваплылык Үлчәүләр өстендә генә булмаячак, ә үзара тигез бүленәчәк. Бу вакытта сез гадел һәм һәркем өчен тигез дәрәҗәдә файдалы булган мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнерсез. Команда белән эшләнгән эшләр уңышка алып киләчәк. Шәхси өлкәдә дә, эштә дә элеккеге мөнәсәбәтләргә әйләнеп кайту, анда нокта куеп бетерү яки аларны өр-яңадан башлау булуы мөмкин.
8. ЧАЯН
2023 елдан бирле Сатурн сезгә уңышлы урында торды, ярдәм итте. Балалар белән бәйле җаваплылык, алар белән мөнәсәбәтләрне яхшырту, шәхси үрнәгегездә тәрбияләү, шәхси мөнәсәбәтләр кору, иҗади эш, хобби табу, яңа кызыксынулар пәйда булу, бәлки, ниндидер яңа йорт хайваны алу да булгандыр. Болар барысы да узган өч елда Сатурнның йогынтысы астында булды.
Хәзер Сатурн сезнең яшәү рәвешенә зур үзгәрешләр алып килә. Сәламәт яшәүгә, дөрес туклануга, йокыга, спортка, көн режимына игътибар итә башлавыгызны тоярсыз. Күпләр яшәү рәвешен үзгәртеп корырга кирәклеген аңлы рәвештә кабул итеп, үзенә яраклы комплекслы программа төзү турында уйланыр. Мәсәлән, берәүләр зарядка ясый башлар, икенчеләр спортзалга абонемент алыр, өченчеләр анализларын тикшертеп, кирәкле витаминнарны эчә башлар. Сез авырып китәчәксез дә, шулай дөрес яшәргә мәҗбүр булачаксыз дигән сүз түгел, ә дөрес яшәүнең сәламәтлек нигезе булуын аңлап, шул өлкәгә аек акыл белән карый башлыйсыз, дигән сүз. Сатурн расписание һәм график ярата. Сез дә үзегезгә сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле ниндидер график булдырырга мөмкинсез.
Көнкүреш мәсьәләләренә дә тәртип кертү, искелектән арыну теләге уяныр. Артыгы кирәкми, дип искелекне себереп түгеп, уңайлы, структуралы булсын дип, тормышны җиңеләйтү өчен, ниндидер бер көнкүреш техникасы сатып алу турында уйларсыз.
Сатурн планетасы өлкәннәрне ярата. Аларга ярдәмләшү, кайгырту булырга мөмкин. Алар үзләре сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәр, каршы килмәгез.
Киләсе өч елда һөнәри профессиональлекне арттыру, үз эшеңне булдыру, аны үстерү өчен бик яхшы вакыт. Эшегез артуын тоярсыз, зур игътибар, контроль сораучы эшләрегез пәйда булыр. Уңайсыз эш графигы яки коллективта конфликтлы мөнәсәбәтләрнең тормышыгызны бераз авырайтуы бар, әмма эш өлкәсе бу өч елда барыбер уңышка алып киләчәк.
Дәвамы бар.
Йолдызнамәнең башы монда: https://tatar-today.ru/2025/08/104945/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

