Алсу һәм Азат Фазлыевларның нәни кызлары Зифа авырый. Әти-әнисе, балага күз тимәдеме икән, дип шикләнә.
«Кичә көне буе кәефе булмады Зифаның. Нигә икән дисәк – температурасы күтәрелгән. Кызым чирләп киткән. Көне буе йоклады, бүген дә йоклады. Температурасы 38. Күз тигән кызыма, әнә күзләре кып-кызыл», – дип сөйли Азат Фазлыев сторисларында.
Сабый кичә ниндидер чарада чыгыш ясарга тиеш булган, әмма җырлый алмаган. Әнисе Алсу сүзләренчә, җырлый алмавының да сәбәбе шул.
Сабыйның тизрәк сәламәтләнүен телибез.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/azat-fazlyev-kyzybyzga-kuz-tide-5875102 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

