Ильмира Нәгыймова нигә борчыла?

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдә үзен борчыган хәл турында хәбәр итте. 

Видеода җырчы машинада моңсу җыр тыңлап һәм еламсырап бара.  Сәбәбе – 1 ел элек СВОга киткән энесе Айнурдан хәбәр булмауда.

«Кәефем бүген шундыйрак. Бертуган энем махсус хәрби операциядә, ярты ай инде элемтәгә чыкмый, бик борчылам», – дигән җырчы.

Ильмираның энесе моңа кадәр берничә тапкыр ялга да кайтып китте, соңгы кайтуында частеннән әтисе исеменә Рәхмәт хаты да килеп ирешкән иде.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/09/181160/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле