“Тәрәзәгә кемдер шакыды”.
“Безнең гаиләдә аңлашылмаган нәрсәләр күп булды, ләкин бу вакыйга ничектер аеруча истә калды.
Шулай килеп чыкты, 2009 елда картәнием үлде, ярты ел эчендә рактан янды, ул бездән 500 чакрым ераклыкта үз авылында яшәде. Кыскасы, бу хәл аның үлеменнән соң булды. Бер атна үткәч. Мин мич янында үз эшләрем белән шөгыльләндем, ә калган туганнарым залда иде. Алар телевизор карый иде.
Һәм шунда мин бөтен туганнарымның аяк тавышларын ишетәм. Алар минем яннан верандага йөгерә, шуннан ишек турыдан-туры урамга чыга. Башта әти йөгерде, аның артыннан – апам (әтинең бертуган сеңлесе), ул әтигә: “Ишекне ачма”, – диде, аннары – туганнан туган сеңлем, ә аның артыннан тагын кемдер, хәтерләмим инде. Мин дә алар артыннан чыктым һәм нәрсә булды, дип сорыйм. Апа сөйли: “Барыбыз да залда идек, шунда кемдер тәрәзәне, өстәвенә, почмак яктагы тәрәзәне аермачык шакыды. Шуны аңлатам – безнең йортка ике яктан якын килергә мөмкин, әгәр кем дә булса килсә, якындагы тәрәзәгә шакый, ә ул кичне безгә шакыган тәрәзәгә кадәр, ике яктан да дүртәр тәрәзә бар иде…”
Ләкин апасының әйтүенә карамастан, әти ишекне ача… Әлбәттә, анда беркем дә юк, тик караңгы кич һәм көчле җил иде. Апа, ишекне ачарга ярамый иде, бу яхшыга түгел, дип елый башлады.
Шул хәлдән соң минем картәни артыннан – ике бертуган сеңлесе (берсе – 2, икенчесе 3 атнадан), ә әтием бер елдан үлде… Менә андый шакыганны ишетсәң, ишекне ачарга ярамый дигәнгә ничек ышанмаска инде”.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-09-08/t-nl-ishek-achmagyz-4378651 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

