Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге сәхифәсендә, махсус хәрби операциядәге бертуган энесеннән хәбәр булмау сәбәпле, күңеле тулган вакытын күрсәткән иде. Бүген ул язылучыларына энесе турында яхшы хәбәр җиткерде.
«Дуслар, кайгыртасыз, рәхмәт яусын! Энем белән барысы да яхшы. Социаль челтәрдә – көч! 3-4 кеше миңа аның «начар» исемлектә булмавы турында язды. Аны бит барыбер ачыкларга кирәк. Үземнекеләр аша без аны таптык. Ул исән-сау, аның барысы да яхшы. Әле үзенең элемтәгә чыкканы юк. Элемтәгә чыгу мөмкин булмаган урында. Исән-сау гына була күрсеннәр! Барыгызның да якыннары исән-сау булсын, кайгы-хәсрәт күрергә язмасын», – дип сөйләде җырчы.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ilmira-nagyimovaga-maxsus-xarbi-operaciyadage-bertugan-enese-turynda-xabar-kilgan-5875285 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

