“Улым туу белән, яхшы кайнана булачакмын дигән идем…”

Һәр ул үстергән ана килене белән дус-тату яшәргә, һәр кыз бала кияүгә чыккач ире йортында “үз кеше” булырга хыяллана. Әмма…

Һәр ул үстергән ана килене белән дус-тату яшәргә, һәр кыз бала кияүгә чыккач ире йортында “үз кеше” булырга хыяллана. Әмма гөрләп туй үтүгә атна-ун көн тулуга ук, өйдә савыт-саба зыңлаштыра башларга мөмкин… “Зың-зың” итеп кенә калса бер хәл, чыңлый, чатный, ватыла. Һәм озак та тормый өйдә сафура бураннары уйнарга тотына. Кем гаепле моңа? Үз тормыш тәҗрибәсен кулланып яшьләрне яшәргә өйрәтергә, хаталардан саклап калырга тырышкан кайнанамы, әллә яңа гаиләгә үз бәхетен корырга теләп, аяк баскан яшь киленме?

“Минем кайнанам бик коры кеше булды. Чыраен ачмас, елмаеп эндәшмәс иде. Өйдә аннан узып берни дә эшләргә, бер әйбергә дә кагылырга ярамады. Тагын ни дияр икән дип, гел куркып яшәдем. Шуңа күрә улым туу белән, яхшы кайнана булачакмын дип, үз-үземә сүз бирдем. Киленемне яратачакмын, какмаячакмын, үзләренчә яшәргә мөмкинлек бирәчәкмен дидем. Инде менә улым үсеп өйләнде… Киленемне яратып кабул итсәм дә, тора-бара аның нык ялкау икәнен аңладым. Бөтен эш үземә өелеп калды. Килен беркайда да эшләмичә, өйдә генә ятса да, булышырга теләмәде. Хәтта үзе артыннан табак-савытын да юмады. Үземчә җайлап кына аны эшкә өйрәтмәкче булдым. Тик ул өйрәнергә омытылып тормады. Тора-бара эш кычкырышуга барып җитте. Улым өйдә булмаганда килен пыр туза. Мин дә үз өемдә сүзсез басып тора алмыйм. Чыдарлыгым калмагач, бер көнне улыма хатының ярдәмләшергә теләми икән, аерым яшәгез дидем. Тик ни гаҗәп, улым чыгып китәргә ашыкмады. Җитмәсә, бөтен ызгыш-талашта мине гаепләде. Көн саен кычкырышка китте, өйдә ямь бетте. Эштән арып кайтуына гел мәхшәр көткәч, улым да арыды бугай. Үзенә дип алып куйган фатирга күченеп чыгып киттеләр. Яшәп киттеләр алай. Килен ашарга пешерергә дә өйрәнде бугай… Кешедән ишетеп кенә әйтүем, чөнки минем өчен аларның ишекләре бикле. Улымның чыгып киткәннән бирле килеп хәл белгәне дә юк. Аңлашырга, араларны җайларга тырышып карасам да, ишетмиләр”.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/uylanyrga-uryn-bar/2025-09-02/ulym-tuu-bel-n-yahshy-kaynana-bulachakmyn-dig-n-idem-4370087

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле