Дин буенча хатыннарга машина йөртергә ярыймы?

Хәләл мәҗлесләр алып баручы Айваз Садыров социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларына дингә кагылышлы сорауларга җавап табарга булыша. Бу юлы ул Казанның «Туган авыл» мәчете имамы Нуруллаһ хәзрәт Зиннатуллинга «Хатын-кыз машина йөртүгә дин нәрсә ди?» – дигән сорау биргән.

– Әгәр дә ире каршы түгел икән, хатын-кыз иреннән сорап чыгып китә икән – бу вакытта рөхсәт ителә. Шуны белергә кирәк: шәһәр эчендә йөрергә рөхсәт ителә, әгәр шәһәрдән читкә сәфәргә барасы килә икән, ул үзе генә 80-100 км юлга чыга алмый. Аның янында ир-ат булырга тиеш.

 Хәтта аңа бу сәфәргә чыгарга ир-ат рөхсәт бирсә дә?

– Әйе, ризалык бирсә дә.

– Ә менә 60 км ярыймы? Менә бүген хатынның Арчага кайтасы бар, ди?

– 80-100 км юлга чыгарга ярамый. Ә аннан азрак булса – ярый.

Бу кыска гына әңгәмә хатын-кызлар арасында ризасызлык уяткан. «Ире булмаучыларга нишләргә?», «Каян уйлап чыгаралар бу саннарны, Коръәндә язылмаган бит бу», – дип, аптырап, комментарий калдыручыларга «Ир табарга», «Кияүгә чыгарга», «Ир туганыңны үзең белән алырга», – дип җавап язганнар.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/din-buenca-xatynnarga-masina-iorterga-yaryimy-xazrat-avaby-5875441

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле