Ришат Төхвәтуллин ремонт белән мәшгуль. Бу көннәрдә җырчыга төрле кыенлыклар белән дә очрашырга туры килгән.
“Башта акчасын сорыйлар, акчасын алу белән югалалар. Яисә берәр айдан сораша башласаң, тагын бер-ике атнадан төгәллибез, дияргә мөмкиннәр, яки телефонны “игнор”га куялар. Ә синең ремонт шул кешеләр аркасында туктала”, – дип сөйли җырчы.
Күченү, ремонт эшләре вакытында акча янчыгын да, сабырлыкны да төйнәбрәк торасы була шул…
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2025-09-18/shundyy-keshel-rne-anym-s-ymi-4392506 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

