СВОда катнашкан сугышчының сөйләгәннәреннән.
“Дөньяда кеше ышанмаслык хәлләргә дә ышандыра Аллаһы Тәгалә.
Кичә телевизордан СВОдагы бер егетнең сөйләгәнен ишетүчеләр булгандыр. Менә нәрсә дип сөйләде ул: “Пулеметтан аталар, миңа алга барырга кирәк. Күрәм – миңа таба пуляляр оча, әмма тимиләр. Шулай да берсе аякка эләкте. Ботинкам, аяк, чалбар балакларым теткәләнеп, ян-якка очтылар, ә мин аяксыз калдым, дип, аңны югалттым.
Күз алдында ниндидер ак яктылык барлыкка килде. Башта киң иде ул, аннан соң ул яктылык борын очы турысына җыелды. “Мин оҗмакка эләктемме?” – дип сорыйм. Ә миңа: “Юк. Сиңа иртәрәк әле анда эләгергә. Тор, аягыңа бас һәм алга таба бар”, – дип шунда кемдер әйтте.
Аңыма килеп, аягыма карасам, аягыма берни дә булмаган икән. Тордым да алга таба киттем. Китүем булды – шул урынга граната килеп тә төште. Фәрештәм коткаргандыр мине…”
Укучыларыбызның берсеннән килгән хат бу. Чыннан да, мондый хәлләрне акыл белән генә аңлатып булмый…
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-09-25/min-is-n-kalmaska-tiesh-idem-4401576 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

