Лилия Муллагалиева хастаханәдә: “Кемнәр генә юк монда…”

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның яман шеш белән авыруы турында хәбәр иткән идек. Хәзерге вакытта җырчы Санкт-Петербург шәһәрендә хастаханәдә.

«Дусларым, мин килеп урнаштым. Аллаһка шөкер!

Барыгызга да изге теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт! Һәрберсен укып чыктым!

Монда кемнәр генә юк… Күрәсең дә, үзеңнең проблемаң әзрәк читкә күчә дип әйтимме соң…

Әле мине тикшерәләр. Тагын өстәмә анализлар алдылар. Биопсия дә алалар…

Гадәти тормышта икенче төрлерәк йөрисең. Ә монда…» – дип, яшьләрен тыеп, сөйли җырчы.

Аллаһ Тәгалә бу авыр сынауны җиңеп чыгарга җиңеллек, сабырлык насыйп итсен!

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле