Татарстанда антициклон йогынтысы сакланып кала.
Шимбә – 4 октябрьдә көндез һава температурасы +11…+17 градуска кадәр җылыначак. Төнге сәгатьләрдә салкын: 0…+5, көньяк һәм көнчыгыш төбәкләрдә урыны белән –5 градуска кадәр. Явым-төшем көтелми.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында урыны белән аз гына яңгырлар явып узачак. Һава температурасы көндез +10…+15 градус, төнге сәгатьләрдә +2…+7 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/10/184472/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

