Ел башыннан Татарстанда иң күп сатыла торган яңа машина LADA Granta булды.
Гыйнвардан августка кадәр республикада әлеге модельдәге 6 395 автомобиль сатылган. Бу хакта «Татар-информ»га «Автостат» агентлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Азат Тимерханов хәбәр итте.
Татарстанлылар арасында популярлык буенча икенче урында LADA Vesta (2 736 данә). Haval Jolion сату буенча лидерлар өчлеген йомгаклый (1 843 данә). «Топ-5кә шулай ук LADA Niva Legend – 1 195 данә, һәм CHERY TIGGO 7 PRO MAX – 973 сатылган автомобиль кергән», — диде агентлык әңгәмәдәше. Рейтингның 6-10нчы урыннарында LADA Largus VP (962 данә), Chery Tiggo 4 (950), Changan Uni-S / CS55 Plus (946), LADA Niva Travel (900) һәм Chery Tiggo 4 PRO (808) урнашкан. «Татарстанда 2025 елның 8 аенда барлыгы 35 453 яңа автомобиль сатылган», – дигән Тимерханов.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/10/184429/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

