Җырчы Гүзәлем гаилә тормышы турында сорауларга җавап биргән

Җырчы Гүзәлем Миңнеханова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шәхси, гаилә тормышы турында сорауларга җавап бирде.

-Ирегезнең әти-әнисе белән ничек таныштыгыз?

-Салаватның әнисен балачактан ук белә идем (без бер шәһәрдән). Мин мәдәният йортына вокаль ансамбльгә йөрдем, ә анда Зөлхия әни озак еллар директор булып эшләде. Ә кәләш буларак өйләрендә таныштым. Салават мине кунакка алып кайтты. Тәмле итеп табын әзерләнгән иде, без җанлы итеп сөйләшеп утырдык. Мин аларда үземне якын кешеләремдә кебек рәхәт тойдым.

-Тормыш иптәшегез белән яшь аермагыз күпме?

-13 ел. Менә никах туебыздан фотода миңа 21, ә аңа 33 яшь. Аның белән уртак кызыксынулар һәм тормышка бертөрле карашлар булды – ә бу гаилә корганда иң мөһиме! Шуңа күрә дә, минем әти-әниемнәр каршы булмадылар һәм Салаватка кияүгә бирделәр. Аның гаиләсен дә «заочно» белә иделәр.

-Казанга күченәсебез килә. Икебез дә табиблар. Татарстанда яшәү турында сөйләгезче.

-Казанны алсак, шәһәр – ТОП. Үсештә булган инфраструктурасы, икътисади перспективасы, мәдәни төрлелеге, ачык, мәрхәмәтле кешеләре бар. Минуслардан: кыйммәтле торак, парковка белән проблемалар.

-Нинди планнарыгыз, хыялларыгыз бар?

-Быелга мөһим планнардан – улыбызны үзе ашарга, йөрергә һәм сөйләшергә өйрәтергә. Әле менә кичә генә беренче адымнарын да ясады ул.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/yrcy-guzalem-gaila-tormysy-turynda-soraularga-avap-birgan-5875770

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле