Лилия Муллагалиева операция ясата

Җырчы яман шеш белән көрәшүе турында хәбәр итте. Бүгенге көндә ул Санкт-Петербург шәһәрендә, операция көне дә билгеле икән.

Белгән догаларымны укып, Аллаһка тапшырып керәм. Сезнең хәер-догада барысы да уңышлы булыр дип ышанам! 3-4 сәгатькә сузылыр дип фаразлады табиблар, аннары реанимациягә алып керәбез диделәр. Шуңа мине югалтмагыз, барыгыз белән хәбәрдә торам, мең рәхмәтлемен изге теләкләрегез өчен! Бу явыз чирдән котылып, яңа сулыш белән күрешү насыйп булсын, Я Раббым, ярдәменнән ташлама,

  • дип яза Лилия Муллагалиева.
ЧЫГАНАК: https://t.me/tatartoday/83612

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле