Марат Яруллин: «Яңа дустым бар! Матур, оялчан…»

-- Лейла

Җырчы Марат Яруллинның Данир исемле яңа дусты пәйда булган.

«Мин бер көнгә генә булса да авылга кайттым. Хәзер артистлар арасында шундый тренд барлыкка килде, күпләр үзләренә йорт хайваннары ала. Кемдә нәрсә инде – мәче, эт, попугай, кәҗә, маймыл. Мин дә артта калырга тырышмыйм. Сезне яңа дустым белән таныштырырга булдым. Чын үзбәк ишәге, аның исеме Данир. Шундый матур, яхшы, оялчан. Колаклары зур, шуңа бераз ояла. Хәзер бит операция ясарга – кечерәйтергә була. Котлагыз!» – дип сөйли Марат Данирның тырпаеп торган колакларына операция ясатуына төрттереп булса кирәк.

Ул Данир Сабировтан үч ала инде. Анысы маймылына Марат дип исем кушкан иде.

Данир дәшми кала алмаган, билгеле. Маймыл белән видео яздырган. Анда ул маймылның йонын тарап утыра. «Маратик, болай булгач, син атказанган артист була алмыйсың. Чәчеңне дә үзең тарый алмыйсың, үзеңне үзең карарга тиеш бит син. «Йолдыз»лана. Әллә кем, имеш. Марат – Марат инде, берни эшләп булмый!» – дип сөйли ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-07/marat-m-danir-kem-i-r-4418291

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле