Башкортстанның атказанган артистынамы?!
– Әни миңа авырлы булганда Караиделдән “Беларусь” гармуны алып кайткан. Анда абый белән апа уйнады. Ә мин китапны гармун итеп уйный башлаганмын. Моны күреп, үземә дә кечерәк гармун алып бирделәр. Мәктәптә укыганда әтинең энесе миңа чын баян алып кайтты. Шуннан мин баян белән “чирләдем”. Мәктәпкә барам, ничек тә тизрәк кайтып баянга утыруны гына уйлыйм. Йөгереп кайтып, пионер галстугын да салып тормыйча, уйныйм да уйныйм… Ничек тә тизрәк өйрәнеп, оста баянчы булырга исәп.
Ә бишенче сыйныфта укыганда миңа мәктәпкә йөрүнең бөтенләй кызыгы калмады. Уйлаштык та, апа мине Уфадагы музыка мәктәбенә укырга алып китте. Монда килгәч, урыс теленнән диктант яздык. Тагын берсе бар бит, чукынган, музыкаль диктант дигәне. Анысын бөтенләй яза белмим. Укытучы абый мине бу диктанттан коткарды. Әмма мин малайлар белән буталып йөреп, кереп утырганмын диктантка. Халык яза, фортепиано телләренә басып ала, “мәш” килә, кыскасы. Мин утырдым утырдым да, “доремифасольлясидо” дип яздым да, тапшырдым кәгазьне. Икенче көнне тактага билгеләрне тезгәннәр. “Шәйбәков Марат – 1” дип язганнар. Берле алгач, авылга кайтасы килә башлады… Шулай итеп башкалада белем алу теләге чигенде.
Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесында белем алдым, армиядә йөреп кайттым һәм Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә урнаштым. Анда чын иҗат мәктәбе уздым. Гали Алтынбаев, Иршат Сираҗетдинов, мәшһүр Кәтүк бабай, Халит Фатыйхов, Роберт Тимербаев һәм башкалар остазларым булды. Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар, “Ихлас” төркемендә канат ныгыттым да, үз төркемемне булдырып, үзаллы эшли башладым, дип сөйләгән иде безнең чираттагы әңгәмәдә.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-12/marat-sh-yb-kovka-berle-kuygannar-4424540
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

