– Ашыгыч рәвештә суыткыч сатып алуга акча кирәк булды. Кредит алу авыррак, ә менә микрозаймны почмак саен тәкъдим итәләр. Кредит микрозаймнан нәрсәсе белән аерыла һәм кайсысын алу отышлырак?
– Кредит – ул сез банктан бурычка алган һәм акрынлап процентлар белән түләгән акча. Микрозаймны микрофинанс оешмасыннан бурычка аласыз. Кагыйдә буларак, аны бер сумма һәм шундук процентлар белән бергә кайтарырга кирәк. Кыйммәтле милек залогы астына заемнарны шулай ук ломбардларда алырга мөмкин.
Кредитның минималь суммасы ─– еш кына ун мең сум. Кулланучылар кредитлары турында сүз барса, максималь ─– уртача биш-җиде миллион, әмма күбрәк тә булырга мөмкин. Заем 100 сум да булырга мөмкин, ә аның югары чиге – бер миллион.
Кредит үзенең еллык процент ставкасы азрак булуы белән отышлы, ә бурычны акрынлап, озак вакыт дәвамында түләргә мөмкин. Әгәр дә ашыгыч рәвештә кыска вакытка зур булмаган сумма кирәк һәм сез аны тиз арада түли алачагыгызга ышанасыз икән, заем алу уңайлырак. Микрофинанс оешмаларында таләпләр банклардагы кебек кырыс түгел, ә бирү тизлеге – югарырак. Кагыйдә буларак, кредитны рәсмиләштерүгә өч көнгә кадәр вакыт китә, ә заемны 15 минутта алырга мөмкин.
Ләкин сез бурычка алырга мәҗбүр булган хәл нинди генә булмасын, аны кире кайтара алачагыгызга ышанырга кирәк. Барлык кредитлар һәм заемнар буенча түләүләрне айлык керемегезнең 30 процентыннан арттырмагыз. Югыйсә, кредит йөкләнешен күтәрә алмау һәм бурычка бату куркынычы бар. Кул куяр алдыннан кредит яисә заем килешүен игътибар белән укыгыз.
Финанс оешмасына мөрәҗәгать иткәнче, аның Русия Банкының микрофинанс оешмаларының дәүләт реестрында бармы-юкмы икәнен мотлак тикшерегез. Моны регулятор сайтында “Финанс базарында катнашучыны тикшерергә” бүлегендә эшләргә мөмкин.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-10-11/kredit-yahshyrakmy-mikrozaymmy-4423719
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

