Гади көн түгел: хәтта мистик йола бар

-- Лейла

16 октябрь гади көн түгел икән… Сынамышлар белән танышыгыз.  

Бу көнне явыз көчләр шабаш оештыра дип саналган, шуңа күрә кешеләргә 16 октябрьдә урамга юк-бар сәбәп белән чыгарга киңәш итмиләр.

16 октябрьдә нәрсә эшләргә кирәк?
Усак агачы явыз көчләрдән сакланырга бик яхшы ярдәм итә дип саналган. Бу көнне үзең белән усак кайрысы йөртергә, ә өйдә усак пүләне тотарга кирәк икән. Ул явызлыкны бетерергә ярдәм итәр.

Бүген дуслар белән вакыт үткәрү дә хәерле санала.

16 октябрьдә игелекле эшләрне күбрәк башкарырга тырышыгыз, барлык изгелекләр икеләтә әйләнеп кайтачак.
Гаиләнең һәр әгъзасы алда торган кышка җитәрлек көч тупласын өчен бу көнне бай өстәл әзерләп, якыннарны сыйлау хәерле булыр. Күпереп пешкән икмәк гаиләгә муллык һәм сәламәтлек вәгъдә итә.

16 октябрьнең бер мистик йоласы да бар. Кызлар мендәр астына кечкенә бер агач ботагы салып ятса, төшендә булачак ирен күрәчәк, имеш.

16 октябрьдә нәрсә эшләргә ярамый?
Бу көнне тәрәзәләрне һәм ишекләрне ачык калдырып йөрмәскә тырышыгыз. Явыз көчләр кермәс.
Көзгегә карап, үзегезгә озак сокланмагыз. Күз тимәс.

Юлдан акча алмагыз. Аны начар ният белән ташларга мөмкиннәр.
Чәч кистерүдән тыелып торыгыз. Бу көнне тышкы кыяфәтнең теләсә нинди үзгәрүе язмышка начар йогынты ясый ала икән.

Бүген якыннарыгызга “юк” сүзен әйтмәскә тырышыгыз, югыйсә, ызгыш-талаш чыгарга мөмкин.
16 октябрь — мунча керү өчен хәерле көн түгел.
Иртәгә яңа эшләр башларга да киңәш ителми.

16 октябрьгә һава торышы сынамышлары
Якындагы атналарга һава торышын белер өчен күк йөзенә күз салыгыз. Әгәр болытлар караңгы булып, түбән эленеп торса, тиздән һава торышы начараячак һәм кар ява башлаячак. Күк аяз булса, ноябрь башына кадәр җылы булачак.

Моннан тыш, 16 октябрьгә мондый сынамышлар да бар:
чыпчыклар көтүләре белән тегендә-монда очса — тиздән һава торышы бозылачак;
тычканнар калкулыкларның һәм түмгәкләрнең көньяк ягында оя казыса — кыш салкын һәм карлы булачак;
куяннарда май күп булса — кырыс кышка;
гөлҗимеш кабат чәчәк атса — җылы һәм озын көзгә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2025-10-15/irt-g-yuk-s-zen-ytm-sk-tyryshygyz-4427902

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле