“Тәүбә кылуның ни икәнен диннән ерак кеше дә аңлый һәм белә. Ләкин без еш кына “гөнаһ кылган кеше генә тәүбә кылырга тиеш” дигән фикердә торабыз.
Ләкин гөнаһ кылганга күрә генә түгел, һәрдаим тәүбә кылу тиешле. Чөнки без көн саен, көнгә күп тапкырлар хата кылабыз, үзебез дә сизмәстән ялганлыйбыз, яки нидер яшереп калабыз, хәйләлибез һәм башка төр ярамаган гамәлләр кылабыз.
Дөрестән дә, тәүбә кылу – ул гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен Аллаһтан гафу итүен сорау.
Аның иң гади, әмма иң саваплы ысулы әлеге сүзләр: “Әстәгъфируллаһүл-газ̣ыйм вә әтүбү иләйһи” (“Бөек Аллаһтан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын”).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге сүзләрне көненә 100 мәртәбә әйткән. Күз алдыбызга китерик: җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән, хата-кимчелекләрдән ерак булган кеше бу сүзләрне көненә 100 тапкыр әйткән. Ә без ничә тапкыр әйтергә тиеш икән?!” – дип яза “Хозур дин турында”.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2025-10-15/t-b-kaychan-m-nik-kir-k-4427497
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

