Мәрхүм хатын табибка ярдәм сорап “килгән”.
“Моны миңа бер таныш табиб сөйләде, ул район үзәгендә поликлиникада эшләгән булган.
Эшләр болай булган: бу эштән бик арып кайткан. Арылгач, бик тиз йоклап та киткән. Төшендә кырык яшьләр тирәсендәге яшь хатынны күрә, ул елый һәм аңардан ярдәм сорый. “Балам авырып өйдә ята, температурасы бар”, – ди ул. Авылының адресын әйтә. Уянып китә дә, арыганлыктан кергәндер инде мондый төш, дип, тагын яңадан ята. Төшенә тагын теге хатын керә һәм шул адреска килүен үтенә. Бу уяна да уйга бата. Нишләргә? Барып караргамы, юкмы? Табиб адресны да хәтерләп калган.
Бу шул авылга барып, шул йортны таба. Өйдә ут яна, димәк, кешеләр йокламый әле. Ишек каккан. Аңа бер әби ачкан. “Шушы йорттамы авыру бала?” – дип сорый ул. Әби, әйе дип, керткән инде моны. Ул баланы караган, укол ясаган, дарулар язган. Әби моны табиб икәнен белгәч: “Сез минем оныгым авырганын ничек белдегез?” – дип сораган. Әбигә төшен сөйләп биргән танышым. Әби үзенең кызының өч ел элек үлгәнен әйтә. Һәм кызының фотосын да күрсәтә. Фотоны күргәч, табиб шакката. Нәкъ шушы кеше төшемә керде, дигән.
Ничек шулай була ала? Үлгән әнисе теге дөньяда да баласы турында кайгырта. Бу бит башка сыймаслык хәл”.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-10-16/m-rh-m-hatyn-balasy-chen-borchylgan-4427153
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

