Данир Сабиров: “Артист белән таксистны бутыйлар…”

-- Лейла

Татар эстрадасы җырчысы, юморист Данир Сабиров яңа “эшкә” кергән.

Гаиләсе аны таксист итеп сынап караган. Бу хәл турында артист Интернет челтәрендә видео бастырган.

“Мин бүген үземне таксист буларак хис итәм. Иртүк кече кызым Данияне мәктәпкә илтеп кайттым. Аннан кайткан идем, өлкән кызым укырга илтүне сорый. Җитмәсә, алар… бер мәктәптә укый!

Мәрьям сеңлесе белән барса да булыр иде. Атагызны аз гына жәлләргә кирәк! Алар кайчак “артист” белән “таксист” сүзләрен бутый кебек”, – дип язып калдырган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-16/artist-bel-n-taksistny-butyylar-4429620

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле