150 туганлы үсмер

-- Лейла

Тагын бер бик зур гаилә Канадада яши. Гаилә тарихы белән үсмер Мюррей Блэкмор уртаклашкан. Малай үзенең 27 әнисе һәм 150 абыйсы һәм апасы булуын сөйләгән! Өстәвенә, аның әтисенең бер хатыны янә йөкле икән.

Малайның үз әнисе 10 бала тапкан, алар арасында Мюррей — уртанчысы. Балаларның исемнәрен бутамас өчен әти-әнисе кызыклы система уйлап тапкан: алар бер елда туган балаларны бер үк хәрефтән башланган исемнәр белән атаган.

“Мин әти-әнием ягыннан никадәр генә игътибар теләсәм дә, алар миңа аны бирә алмады. Балалар шулкадәр күп булганда бу мөмкин дә түгел”, — ди Мюррей.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-10-17/150-tuganly-smer-4430516

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле