Гөлназ Сираевага: “Килер бер көн…”

-- Лейла

Ул бик күп еллар авырга уза алмый. Табибларга күренү өчен Санкт-Петербург шәһәренә барган. Репродуктологта булуын белгәч, артистка бик күп юату сүзләре язганнар. Гөлназ, үксеп елый-елый, видео яздырып куйган.

“Күңелем түрендәге хисләр… Кайвакыт мин әле яши дә башламадым сыман тоела. Минемчә, тулыканлы тормыш балалар тугач кына башлана. Ә мин яши башларга әзерләнәм дә әзерләнәм. Инде 20 ел буе… Әйе, мине күпләр аңламый. «Тормышның рәхәтен татып кал, кайфуй, моның өчен бөтен мөмкинлекләрең дә бар», – диләр. Бәлки, шулайдыр да. Ләкин мин йөрәгемне алдый алмыйм. Минем тормышымда иң мөһим кешем – балам юк», – дип белдергән үз хисләрен Гөлназ.

«Гөлназ, Аллаһ боерса, булачак синең бәбиең. Мин дә бик озак сорадым, һәм бу хыялым чынга ашты», «Туасы җан булса, ул синнән һәм миннән сорап тормас», «Аллаһым иң дөрес юлларны ачып җибәрсен иде», «Килер ул көн, Гөлназ. Менә шулай бәхеттән, сөенечеңнән елап, безне дә куандырырсың әле», – дип, тынычландыра, хәленә керә аның язылучылары.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-18/kiler-ul-k-n-g-lnaz-4432232

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле