Татар эстрадасы җырчысы Илмира Нәгыймова махсус хәрби операция зонасында энесе үлгәннән соң беренче концертларын куйды. Тамашачылар җырчыны концерт дәвамында алкышлар белән хуплап торган.
Гаиләсендә авыр кайгы булуга карамастан, җырчы концертларын куярга карар кылган. Тамашачылар беренче җырларда алып аны көчле алкышлар белән каршы алган.
Илмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә бастырган видеода күренгәнчә, аны хуплар өчен дус кызлары да килгән. Әлбәттә, җырчы берничә чыгышын энесенә багышлаган. Күз яшьләре чыга башлагач, тамашачылар җырчыга басып кул чаба.
“Кадерле тамашачыларым, рәхмәт сезгә”, дип язып, видеоны керткән җырчы.
Интернет челтәрендә дә тамашачылар җырчыга изге теләкләрен язып калдырган.
“Сез бик көчле ханым. Сезнең авыртуыгызны без сәхнәдән сизеп тордык. Ходай сабырлык бирсен. Алга гына барыгыз!” – дип язып калдырган бер ханым.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-18/ul-bik-k-chle-keshe-4432122
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

