Укытучы кимсетсә…

-- Лейла

— Училищеда укытучы минем улымны һәм мине кимсетә. Моңа ничек чик куеп була?

— Прокуратурага мөрәҗәгать итә аласыз.

“Русия Прокуратурасы турында”гы Законның 10 мәддәсе нигезендә прокуратура органнарына кергән гаризалар һәм шикаятьләр, башка мөрәҗәгатьләр федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда карала.

Гаризага, шикаятькә һәм башка мөрәҗәгатькә җавап дәлилләнгән булырга тиеш, әгәр гаризаны яисә шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартсалар, мөрәҗәгать итүчегә кабул ителгән карарга шикаять бирү тәртибе, шулай ук, әгәр законда каралган булса, судка мөрәҗәгать итү хокукы аңлатылырга тиеш. Бу очракта шикаятьне карарларына яисә гамәлләренә шикаять белдерелә торган органга яисә вазыйфалы затка җибәрү тыела.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-10-18/ukytuchy-kimset-4432205

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле