Татар эстрадасы җырчысы Данир Сабиров хатын белән ир арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы сорауларга җавап биргән.
Җырчыга бер блогер кыз гаиләдә кем акчаны күбрәк эшләргә тиеш дигән сорау биргән.
“Ир-егеттер инде. Икесе дә булдырса да әйбәт. Хәзер хатыннарның бар акыллысы. Алар да акчаны яхшы гына эшли белә. Тик хатын-кыз акчаны күбрәк эшлим дип, ир-атны басарга тиеш түгел. Бар инде андый гаиләләр дә.
Андый вакытта иргә бик авырдыр. Бер-береңне ишетеп яшәргә кирәк. Шуңа күрә икегез дә эшләсәгез бик яхшы була”, – дигән артист.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-10-20/h-zer-hatynnarny-da-bar-akyllysy-4434253
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

