Татар эстрадасы җырчысы, юморист Рамил Шәрәпов, ниһаять, Рифат Зариповның концертында хатынын күрсәткән.
Шушы көннәрдә Рифат Зарипов Казан шәһәрендә үзенең концертларын куя. Концертны күрергә коллегасы Рамил Шәрәпов та килгән. Хатынымны алып килдем дигән була.
“Без инде Рифат белән гаиләләр белән дус. Бер-беребезгә йөрешәбез. Менә тамашачылар Интернетта хатыныңны күрсәтмисең, диләр. Синең концертка “кобра” белән килергә булдым. Ана карагыз: 12нче рәттә утыра. (Бөтен тамашачы аны эзли башлый).
Шаяртам инде. Сез шулкадәр карый башлагач, аның килүенә үзем дә ышандым.
Ярар, дуслар! Рифат, маладис. Аңа уңышлар теләп калабыз. Алдагы вакытта да дуслыгыбызны сакларбыз, дип уйлыйм”, – дигән видеоны бастырган ул Интернет челтәрендә.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-10-20/b-gen-zemne-kobra-bel-n-kildem-4433789
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

