Гүзәл Әхмәтова белән күңелсез хәл булган: “Бер эш тә бармый!”

-- Лейла

Бу хакта ул социаль челтәрдә сөйли.

Баксаң, ул телефонын Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортында онытып калдырган.

«Анда телефоным шартлый язган. Бер атна буе элемтәдә булмадым. Аэропортта телефонымны калдырганмын. Коточкыч! Дөнья тукталды. Бер эш тә бармый. Бөтен әйбер телефонда икән. Ниһаять, бүген минем телефоным кулымда, посылка итеп җибәрделәр, барып алдым. Ярар, табылды инде.

Бүген Түбән Вартага очарга тиеш идем. Рейсны 12 сәгатькә тоткарладылар. Бу – коточкыч! Анда очудан хәзер мәгънә юк. Шуңа бу чараны күчерергә туры килде. Минем тормыш белән ни булгандыр, белмим», – дип сөйли ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-22/g-z-l-hm-tova-bel-n-kotochkych-h-l-bulgan-4435982

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле