Бу хакта ул социаль челтәрдә бәян итә.
Баксаң, ул телефонын Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортында онытып калдырган.
«Анда телефоным шартлый язган. Бер атна буе элемтәдә булмадым. Аэропортта телефонымны калдырганмын. Коточкыч! Дөнья тукталды. Бер эш тә бармый. Бөтен әйбер телефонда икән. Ниһаять, бүген минем телефоным кулымда, посылка итеп җибәрделәр, барып алдым. Ярар, табылды инде.
Бүген Түбән Вартага очарга тиеш идем. Рейсны 12 сәгатькә тоткарладылар. Бу – коточкыч! Анда очудан хәзер мәгънә юк. Шуңа бу чараны күчерергә туры килде. Минем тормыш белән ни булгандыр, белмим», – дип сөйли ул.
Моңа кадәр телефонсыз ничек яшәдек икән, диярсең дә…
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-22/g-z-l-hm-tova-bel-n-kotochkych-h-l-bulgan-4435982 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

