“Хатынны куркытырга гына иде исәп, әмма кемдер миңа чын-чынлап ярдәм итәргә булды…”
“Бианайлар авылында эчә торган бер ир булган. “Салган” саен хатынына: менәм дә асылынам, котылырсыз миннән, дип әйтә торган булган.
Берсендә, хатынының сыер саварга чыга торган вакыты җиткәч, бу, бау тотып, печәнлеккә менеп киткән.
– Бауны алып менеп киттем. Хатынның чыкканын көтәм. Печәнлек авызыннан күренә торган җиргә бауны элдем, элмәкне ясадым. Минем уй: хәзер элмәкне киям дә, хатын күреп, тиз генә ычкындырачак. Хатын кереп килә. Мин муенга элмәкне киюем булды: “Әйдә тарттыр, аягына тибәргә кирәк”, – дигән сүзләр ишетелә башлады. Ә бер кеше дә юк бит янда! “Әйдә, әйдә, ычкындыр бавыңны!”, – дип, бауны тарта да башладылар.
Минем чәбәләнгәнне күреп, хатын менеп ычкындырды. Шулай исән калдым. Ишеткәнем бар иде, асылынырга ярдәм итәләр, дигәннәрен. Ышанмый идем. Тик бу хәлләрдән соң мин аракыны башкача авызыма да алмадым, “асылынам” дигән сүзне дә авыздан чыгармадым”, – дип сөйләгән ул.
“Чыннан да эчми башлады ул”, – ди бианай. Менә шулай, һәр сүзне уйлап әйтергә кирәк”.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-10-23/bau-totyp-pech-nlekk-menep-kittem-4438196
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

