Кан басымы уйнап җәфаланучыларга аеруча файдалы ул.
Бакчада агачлар яфракларын да коеп бетереп бара, кып-кызыл булып пешкән баланнар гына калды. Бу җимешне кемнәрдер сентябрьдә үк җыеп, киптерергә элеп куя. Тәҗрибәле бакчачылар аны беренче салкыннардан соң гына җыярга киңәш итә.
Җимешләрен коры көннәрдә саплары белән бергә кисеп җыялар. Аларны, юка гына таратып, 50-80 градуслы мичтә, яки киптергечтә киптерәләр. Аннары җимешләрне сапларыннан һәм вак ботаклардан аерып алалар.
Көнкүрештә баланны, яңа җыелган һәм киптерелгән килеш, җиңелчә эч йомшарткыч, тирләткеч һәм кан басымын төшерә торган дару буларак файдаланалар. Балан кайрысы экстракты аптекаларда сатыла. Аны ашау алдыннан көнгә 2-3 тапкыр 20-40ар тамчылап эчәләр.
Кайнатмасын ясау өчен 20 грамм туралган кайрыга бер стакан су салалар, 10 минут кайнаталар һәм сөзәләр. Көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Төнәтмәсен 1-2 аш кашыгы издерелгән җимешкә бер стакан кайнап торган су коеп хәзерлиләр. 4 сәгать төнәтәләр, аннары сөзәләр һәм көн буена аз-азлап эчәләр.
Баланны юып, туңдыргычка куйсаң да бик яхшы саклана.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-10-23/balanny-berenche-salkynnardan-so-yegyz-4438286
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

