Температура югары күтәрелгәндә нишләргә?

-- Лейла

Табиб мондый вакытта өч хата ясамаска киңәш итә.

Температура күтәрелгәндә күп кешеләр дөрес эшләми, дип саный терапевт, гаилә табибы Татьяна Романенко. Ул мондый симптомлы пациентларның киң таралган хаталарын атады.

Тән температурасының нормадан югарырак күтәрелүе ялкынсыну процессы турында сөйли, ди белгеч. Мондый очракта салкын тиюдән “ярты сәгать эчендә” коткара торган катнаш дарулар куллану һәрвакытта да савыгуга китерми, дип кисәтә ул.

Мондый препаратлар ярдәмендә авыру симптомнарын белгеч белән киңәшләшмичә бетерү омтылышы — бу температура күтәрелгәндә еш ясый торган беренче хата, ди гаилә табибы.
“Шулай итеп без үзебезне дә, тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куябыз. Әгәр дә кеше дәваланмаса, эшкә яки укуга барса, авыруның катлаулануы мөмкин. Мәсәлән, вирус фонында бактериаль инфекция барлыкка килергә мөмкин”, — дип аңлата белгеч.

Икенче хата – югары температураны төшермәү, ди ул. Табиб әйтүенчә, бу йөрәккә артык басым ясарга мөмкин.
“Кайвакыт температурасы бик югары – 38,5-39 градус булса да, кеше үзен чагыштырмача яхшы хис итә. Мондый температурага түзеп торырга кирәкми, организмның хәлен җиңеләйтергә, температураны төшерүче дарулар кабул итәргә кирәк”, – дип киңәш итә белгеч.

Үзәк нерв системасы авырулары булган кешеләргә температураның 38 градустан югары күтәрелүенә юл куймаска кирәк, ди ул.
Икенче яктан, кайбер пациентлар кирәк булмаса да, температураны төшерүче препаратлар кабул итә, бу өченче киң таралган хата, дип белдерә терапевт.

“Шулай да бу авыруга реакция, организм көрәшә. Температураның 37дә торуы бөтенләй патология булмаска мөмкин. Әгәр кеше үзен яхшы хис итә икән, көндез 37,5-38 температура белән дә йөрергә була. Кичкә таба, әгәр сез инде арыган булсагыз, йокларга телисез, башыгыз авырта икән, температураны төшерүче препаратны кабул итәргә мөмкин”, – дип киңәш итә Татьяна Романенко.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-10-24/temperatura-yugary-k-t-relg-nd-nishl-rg-4439941

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле