Баллы чәйнең зыянлы булуын белә идегезме?

-- Лейла

Белгечләр шикәрле чәй белән артык мавыкмаска киңәш итә.

Баллы чәй эчәргә яратучылар куркыныч авыруларга дучар булырга мөмкин. Бу хакта табиб-диетолог Елена Соломатина белдерә. Ул бу эчемлекнең диабет алды яки диабет диагнозланган кешеләр өчен аеруча зыянлы булуын ассызыклады.
Табиб билгеләвенчә, шикәрле чәйне чамалы гына куллану сәламәтлеккә зыян китермәячәк, ә кайбер очракларда баллы эчемлек кешегә хәтта энергия бирә ала.
“Шикәрле чәй кандагы глюкоза дәрәҗәсен арттыра, кеше үзендә көч артуын сизә. Җитди чыгыш ясау яки имтихан алдыннан мондый чәй эчәргә була. Бу дәрт бирәчәк”, — ди Соломатина.
Тик баллы чәйне даими рәвештә эчәргә ярамый. Вакыт узу белән бу гадәт җитди авыруларга: диабетка, симерүгә һәм кариеска китерергә мөмкин.
Шул ук вакытта чәйнең үзендә тешләрне бозылудан саклый торган матдәләр бар, әмма шикәр куллану бу эффектны тулысынча юкка чыгара.
Белгеч үз организмында глюкоза дәрәҗәсе тирбәлүгә юл куймаган кешеләр, кагыйдә буларак, озаграк яши, дип билгели.
Ә менә табиб-диетолог Евгений Арзамасцев кибетләрдә сатыла торган пакетлы сутларның куркынычы турында кисәтә. Ул билгеләвенчә, аларда табигый сут микъдары азрак булган саен, җитештерүчеләр аларга шикәр өсти. Бу уңайдан белгеч натураль булмаган сутларны рационнан төшереп калдырырга киңәш итә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-10-22/bally-ch-yne-zyyanly-buluyn-bel-idegezme-4436178

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле