Илмира Нәгыймова: “Марат белән бик каты талаштык…”

-- Лейла

Татар эстрадасы җырчысы Илмира Нәгыймова ничек Марат Яруллин белән танышуы турында сөйләде.

Бу хакта ул биргән интервьюсында белдерде.

“Танышканда бик каты талаштык. Ул миңа җыр язарга дип мөрәҗәгать итте. Җыр яздым, продюсерга күрсәттем. Ул аны бик каты ошатты һәм мин бу җырны аңа бирмәдем. Шулай итеп мин Марат өчен “враг” номер один идем. Соңыннан бер солянка концертында минем янга бер нәзек егет килде дә: “Это я Марат Яруллин. Это ты мне песню не дала”, – диде. “Ярар, димәк синеке түгел”, – дидем.

Соңыннан берничә елдан соң Мәскәүдә банкетта очраштык. Һәм социаль челтәрләр өчен видео яздырдык. Ул вакытта яшьләр арасында аның видеолары бик популяр иде. Бу видео Интернетта бик каты таралды. Соңыннан инде ул миңа дуэт яздырыйк диде. Шулай итеп бергәләп җырлый да башладык”, – дип сөйләде ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-10-22/tanyshkanda-bik-katy-talashtyk-4437253

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле