Үрдәк чистарту буенча лайфхак

-- Лейла

Хуҗабикәләргә киңәш.

Үрдәк чистарту – шактый авыр эш. Әмма энәле булмаса, аны башкару бик тиз. Энәләреннән арыныр өчен түбәндәге ысулга игътибар итегез.

Үрдәк пешекләп аласы кайнап торган суга бер уч чәй содасы салып, сүндереп алырга кирәк. Бер шырпысы да калмый, булса да бик тиз чыга. Кайнар судан алгач, үрдәкне пакетка салып, 3-5 минут тотып алырга. Чиста да, тиз дә була.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-10-27/rd-k-chistartu-buencha-layfhak-4443085

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле