Ул хатыннан иремне ничек араларга?

-- Лейла

“Ирем мине ярата, без яхшы яшибез”.

“Миңа 29 яшь, аңа 39 яшь, Өйләнешкәнебезгә 4 ел, балабыз юк. Ирем Мәскәүгә командировкаларга йөри башлады, һәм безнең мөнәсәбәтләр үзгәрде. Мин күптән аның кемедер бар, дип шикләнә идем, ләкин барысын да тулысынча тикшерергә батырчылык итмәдем. Ләкин 2 атна элек барысы да ачыкланды. Ул анда бер хатын белән 1,5 ел инде очрышып йөри икән. Аалар бергә эшли. Ул хатын аңа аяк-кулы белән ябышты.

Ул хатынга 42 яшь. Фотосурәтләрен күрдем, даталар иремнең командировкалары белән туры килә, ул теләсә нинди ысуллар белән минем игътибарны үзенә юнәлтергә тырыша (төнлә шалтырата, мин алмыйм, фотоларга лайк куя, аның белән төшкән фотоларны сторисларга куя, ләкин мин игътибар итмим).

Ирем кайтты, мин аңа сораулар бирдем, барысы турында да хәбәрдар булуымны әйттем. Ул барысын да инкарь итә, бик яратуын әйтә, барысы да яхшы, ди. Ә бу хатын акылсызрак икән. Мин ышандым һәм үзгәрешләр көтәм дигән кыяфәт чыгардым! Тагын 1,5 ай, һәм бу хәл тәмамланачак, ди. Күпләрнең “китсен” дип әйтәчәген беләм, ләкин мин аны яратам, безнең мөнәсәбәтләр дә бик шәп: ул миңа бер кайчан да начар сүзләр әйтмәде, минем өчен барысын да эшли. Киңәш бирегез, миңа нишләргә?”

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-10-28/ul-hatynnan-iremne-nichek-aralarga-4444907

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле