Мин гармун тартам, җеннәр җырлый…

-- Лейла

“Алар безне табынга чакыргач, куркудан, барып утырдык…”

Кайбер кешеләр юкка гына, сәгать төнге 12дән соң мунча керергә ярамый, дип әйтми шул…

Бу язманы ир-егет “Вконтакте” социаль челтәренең “Сәер дөнья” төркемендә язып калдырган. Анда ул дус егете белән төнлә аракы эчеп утырганда гаҗәп хәлгә таруын белдергән.

“Бер көнне кунакка армия сафларында бергә хезмәт иткән дустым килде. Моңа кадәр 20 ел күрешмәгән идек. Тиз генә шашлык пешерергә куйдык, мунча ягып җибәрдек. Мунча әзер булганчы беренче аракы шешәсен бушата башладык. Анда барганчы ук исерешеп беттек инде.

Ниһаять, төнге 12ләр җиткәндә хатыным безне мунчага куып җибәрде. Анда да бер шешәне, гармунны эләктереп кердек. Мин гармун тартам, ул җырлый. Күңелле вакыт үткәрәбез инде. Мунча күтәрмәсенә тәмәке тартырга чыккач, берничә җенне күреп калдык. Алар да шунда аракы эчеп утыра иде. Арытаба безгә кушылуны сорадылар. Без куркуыбыздан ризалаштык. Мин гармун тартам, алар җырлый. Бервакыт дустым белән исереп бетеп, йоклап киткәнбез.

Иртәнчәк хатын кычкыруыннан уянып киттек. Хатыннан сорыйм: “Безнең җеннәр кая?” дип. Ул берни дә аңламый.

Халыкта, төнге 12дән соң мунчага керергә ярамый, бу вакытта җеннәр юына башлый, диләр иде. Бәлки, бу сүзләрдә хаклык бардыр…” дип язган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-10-30/min-garmun-tartam-enn-r-yrlyy-4447476

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле