Гөлназ Асаева: “Син минем кем икәнне беләсеңме соң?!”

-- Лейла

Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева бу сүзләр белән урынына утырмакчы булган.

Бу хакта ул биргән интервьюсында белдергән.

“Әлбәттә, хәзер аңлыйм моның дөрес түгел икәнен, әмма йолдыз чире белән авырганым булды. Мин 14 яшемдә беренче тапкыр зур сәхнәләрдә чыгыш ясый башладым. “Юношеский максимализм” бар иде.

Бер тапкыр ЮХХДИ хезмәткәрләре туктаткач: “Син минем кем икәнемне беләсеңме соң?” – дип әйткән очраклар бар иде.

Хәзер инде һәр кеше белән аралашканда кеше булып калырга кирәк икәнен беләм…”, ди җырчы.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-30/sin-minem-kem-ik-nne-bel-se-me-so-4447278

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле