“Үзем генә яши алуыма ышандым…”

-- Лейла

“Ә аның кире кайтасы килә…”

“Сез хыянәтне гафу итәр идегезме? Юк, сүз хатын-кыз белән хыянәт турында түгел. Якын кешегә башка төрле дә хыянәт итеп була икән ул.

Биш ай элек мин игезәк балалар тудырдым. Ирем белән язылышмый гына яши идек. Балалар тугач күп тә үтмәде, ирем әти-әнисе янына кайтып китте. Имеш, йокысы бервакытта да туймаган, эшли алмаган. Ә мин булдыра алдым, барысын да булдыра алдым. Минем бер ярдәм итәр кешем дә юк. Бу вакытта акылдан язам икән, дип торам. Баладан соң болай да хәлем начар иде. Берүзем алар белән калгач, ничек тә егылмаска тырыштым. Ярый әле күршеләрем булышты, рәхмәт аларга.

Күптән түгел ул, килеп, гафу үтенде. Рәсми рәвештә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ә миңа инде аннан берни дә кирәкми. Үзем дә булдыра алуыма ышандым.

Ничек булса да, ул бит – балаларымның әтисе, аларны да ятим итәсе килми. Минем туганнарым да, ярдәм итәр кешем дә юк. Бик яхшы уйларга кушып, чыгып китте. Ялгыз ана булу авыр, әлегә пособие бар, ә аннары … Ничек ялгыш адым ясамаска?”

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-10-29/zem-gen-yashi-aluyma-yshandym-4445653

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле