Белгечләр бакчадагы каты корттан котылу юлын өйрәтә.
Бакчачылар иртә яздан кара көзгә кадәр түтәлләрдә каты корт (проволочник) белән көрәшә. Яшелчә-җимешкә ул зур зыян сала. Шәхси бакчада бу корткычтан ничек котылырга һәм уңышны ничек сакларга?
Каты кортлар бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, кәбестә, кукуруз һәм кыяклы үсемлекләрнең тамырларын ярата. Алар бу яшелчәләрнең тамырларын кимерә башлагач та алар авырый һәм, вакытында чара күрелмәсә, бөтенләй һәлак була.
Каты корт кимергән бәрәңге, суган, кишер һәм чөгендер начар сакланачак. Иң хәтәре — яшелчәләр чери башлаганда начар ис тарала. Зарарлы корткычлар белән көрәшне кар яуганчы башкарып калырга кирәк.
— Каты корт белән көрәшнең беренче алымы — җирне 30-35 сантиметр чамасы тирәнлектә казырга һәм аммиак селитрасы кертергә. Язын исә, мәсәлән, бәрәңге утыртканда химик препаратлар кулланырга тәкъдим итәм. Провотокс, Престиж, Метаризин, Децис, Волиам Флекси, Базудин, Актара кебек препаратлар бәрәңге уңышын сакларга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, бакчагызда каты корт күп икән, тәү чиратта яшелчә үстерүдән баш тартырга кирәк. Көзен уңышны җыеп алгач, арыш һәм солыны сидерат итеп үстермәгез, — дип киңәш бирә “Россельхозцентр” белгечләре.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-10-29/kar-t-shk-nche-charasyn-k-regez-4445463
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

