“Бала тугач, ирем өйдән куа башлады…”

“Әни янына да кайтырлык түгел…”

“Мин дә үз хәлемне язарга булдым. Ирем белән 5 ел яшибез, 1,5 яшьлек улыбыз бар. Тик без язылышмаган, “гражданский брак”.

Бала тугач, җәй әни янына кунакка кайттым. Әни бер иргә кияүгә чыгып, яңа гына яши башлаганнар иде. Болар икәүләп эчә башлаган! Әнигә әйткәли башлаган идем – куып ук чыгарды.

Хәзер инде ирем дә кешегә санамый. “Синең барыбер барыр урының юк”, – ди. Кул да күтәрә башлады.

Минем белән танышканда арендалап фатирда яши иде. Бераздан акчалы урында эшли башлады һәм ике бүлмәле фатир алдык. Шушы фатирга баланы да яздырмый, әниең үз өенә язсын, дип кенә җибәрә. Әнисе бу фатирны үз исеменә яздыртырга котырта икән.

Минем белән яши башлаганчы эчеп йөри торган ир иде бит инде. Мин аны тормыш рәтенә керткәч, кешечә яши башлады. Бала тапканчы яхшы гына яши идек, ә хәзер мин бөтенләй кирәкмим.

Нишләргә миңа? Әнигә дә кайтып булмый, ичмасам. Ул үзе дә ике тапкыр кеше үтергән кеше белән яши. Барыр җирем дә юк”.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-10-31/bala-tugach-irem-yd-n-kua-bashlady-4449181

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле