Илмира Нәгыймованың бик авыр вакытлары. Шунда да ярасына тоз сибүчеләр табыла икән…
Илмираның энесе СВОда һәлак булды. Социаль челтәрләрдә аның инде елмаеп, җырлап йөрүенә бәйләнәләр: “Шундый теманы күтәрәсем килә. Әле энең үлде генә, ә син инде Марат белән елмаеп йөрисең, дип язалар миңа.
Мин шаккатам андый җансыз кешеләргә, аларның җаннары урынына шайтан урнашкандыр, димәк, елмаерга да, яшәргә дә тиеш түгел, мин елап үләргә тиеш?
Андый кешеләргә мин тагын бер әйтәсем килә: мин – артист. Минем ипием, эшем шул. Ике балам бар, аларны үстерәсе. Хәзер үземне аклыйсым да килми, Аллаһы Тәгалә күрсәтмәсен сезгә андый кайгыны, без биш баладан икәү генә калдык.
Ходайдан куркыгыз, зинһар, миңа үзегезнең агуыгызны язмагыз, чәчмәгез, кирәкми. Мин бик усал да була алам. Гадәт начар, кул авыр. Төрттем,ектым, киттем бардым. Суга да, ега да алам. Аллаһ сакласын!
Ярар, иҗатыма бәйләнегез, Русланга, Маратка… Тик энемә генә кагылмагыз, эчемдә ни булганын үзем генә беләм…”, – дип язган Илмира.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-03/enem-gen-kagylmagyz-4451421 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

