“16 яшьлек улым кызы янына яшәргә күченергә тели…”
Киңәш кирәк. Улыма 16,5 яшь, аның йөргән кызына -15,5 яшь. Атнасына бер тапкыр улым бу кыз янында кунып кала ала, дип килештек.
Хәзер каникуллар башланды. Хәл тагын да катлауланды. Кыш көне улыма 17 яшь тула. Ул колледжда укый. Кызының укыйсы килмәгәч, 9нчы сыйныфтан соң эшкә кергән.
Хәзер улым барлык каникулларны аның белән үткәрергә (аның янында кунарга) тели. Мин аларның очрашып йөрүләренә каршы түгел, ләкин менә куну… Улымның дус егетләренең барлык әниләре балаларын кызлары янына кунарга җибәрә, ди улым.
Кызның безгә кунарга киләсе килми. Улымны гел үзенә чакыра. Нишләргә миңа? Мондый яшьтә бергә яшәргә ярамавын аңлаткан берәр хезмәткәрне җәлеп итеп буламы?.. (Улым кызы белән якынлык булмавын белдерә).
Гомумән, улым кызы янына яшәргә күченергә тели. Кызның әнисе дә каршы түгел. Иң мөһиме, улым эшләсен һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләсен, ди.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-11-03/15-yashlek-kilen-bulamy-445181
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

