Пособиене кем түли?

-- Лейла

─ Бала көтәм, әмма предприятие ябылу сәбәпле, эшемне югалттым. Йөклелек һәм бала табу буенча пособиене миңа ничек алырга?

─ Әгәр Сез эшләгән компания гамәлдән чыгарылган икән һәм Сез шул сәбәпле эштән җибәрелгән булсагыз, йөклелек һәм бала табу, шулай ук яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособиене Башкортстан буенча Социаль фонд бүлегендә рәсмиләштерә аласыз.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие ялның бөтен чоры өчен түләнә. Аны йөкле яисә инде бала тапкан хатын алырга мөмкин. Шундый ук хокукка, шулай ук, өч айга кадәр баланы уллыкка алган хатын-кыз да ия.

Пособие күләме ─ хезмәткә яраклы кешенең яшәү минимумының 100 проценты, Башкортстанда бу — 17202 сум. Йөклелек һәм бала табу буенча 140 көнлек ял өчен сумма 80,2 мең сум тәшкил итәчәк.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-11-03/posobiene-kem-t-li-4451453

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле