Гөлнара Тимерҗанова: “Әнинең сызланулары беткәч…”

-- Лейла

Җырчының әнисе вафат булган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

 “Әнием 82 яшендә китеп барды. “Яше дә бар, Аллаһка шөкер матур яшәде”, – дип үземне юатып, әни белән хушлашу мизгелендә нык булырмын дип уйлаган идем. Әнине озатканда, әни җан биргәндә дә еламадым… Әнинең хәле авыр булса да, янына килеп: “Әни, син миннән ризамы? Бәхиллегеңне бирәсеңме?” – дип сорадым. Күзләрен ачып, сүзсез генә башын селкеде. Бу минем өчен бик мөһим иде. Әнинең аяклары оемасын дип, аякларына массаж ясап тордык. Аяклары сабый баланыкы кебек шома. Карт кешедән ис килә, диләр. Ә мин әнинең яныннан аерыла алмадым, аннан шундый таныш, якын ис килде. Әнинең сызланулары беткәч, апалар: “Гөлнара, бар ятып тор, бераз”, – дип мине йокы бүлмәсенә җибәргәннәр иде. Бервакыт килеп: “Гөлнара, кил тизрәк, әни күзләрен ачты”, – диделәр. Әни күзләрен ачып, өчебезне дә күз уңыннан үткәрде дә, җан бирде. 

Әни, гомумән, мактарга да, мактанырга да яратмады. Ул безне башкача яратты. Минем иң төгәл, гадел тәнкыйтьчем булды ул. “Бу күлмәгең нигә шундый инде?” – дип шалтыратып әйтә иде. Әни: “Җырың яхшы булган”, – диюе иң зур бәя. Аның тәнкыйтен дә юксыначакмын. Әнине озатырга килгән һәркем: “Без аңа сокланып яшәдек”, –  дигән җырчы “Шәһри Казан” хәбәрчесенә. 

Гөлнара Тимерҗанованың гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/golnara-timeranova-ani-min-kitkac-elap-iormagez-digan

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле