Җырчы Гөлназ Сираеваны хатын-кызларның ирләреннән куркып яшәве борчый.
Ул татар хатын-кызларының артык кысылып яшәве турында фикерләре белән уртаклашкан. Җырчының соңгы елларда психология белән шөгыльләнүе билгеле, дип яза “Интертат”.
«Нинди генә хатлар килми миңа. Хатын-кызлар үз тарихларын сөйли, үз куркулары белән бүлешә. Кайбер вакытта исең-акылларың китәрлек.
Күп очракта татар хатын-кызлары бигрәк кысылган инде. Үз сүзләрен әйтергә куркалар. Кеше ни әйтер, дип яшиләр. Кемгәдер ярарга тырышып, кемгәдер ошарга тырышып.
Берсенә 38 яшь, әле баласы юк. Ул үз иренә әни буласы килү теләген әйтергә курка. «Ул мине аңламас, бу идеяне хупламас», – ди. Чөнки бу ирнең беренче хатыныннан балалары бар.
Бу картинаны бик еш күзәтәм. 40тан соң хатын-кызлар үзләрен карт дип саный башлый. Матур булырга инде соң, бала табарга да.
Кызлар, сез ни сөйлисез? Бүгенге заманда 50 – ул шул ук 30 гына әле. Истә тотыгыз! Кемдер 40тан соң матур киенергә ояла. Имеш, аңламаслар. Кемнәр? Син кемгә ярарга тырышасың соң? Иң беренче чиратта, син үзеңә ошарга тиеш. Үз-үзең белән канәгать булу мөһим.
Фигураң ошамый икән, үз өстеңдә эшлә. Матурлан, көзгедәге сурәтең үзеңә ошарлык булсын. Хатын-кыз үз-үзенә ошый икән, башкаларга да ошый башлый. Үз тормышыгыз белән яшәгез, кызлар», – дип, үз фикерләре белән уртаклашкан җырчы.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-04/b-gen-50-yash-shul-uk-30-gyna-le-4452337
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

