Гүзәл Уразованың концертына нинди зур кунаклар килгән?
Бу хакта ул Интернет челтәрендә пост бастырган.
“Бүген концертыма иң зур кунаклар килде. Төпчек кызыбыз Ариана үзенең төркемдәшләрен алып килде. Балаларның әти-әниләренә, тәрбиячеләргә безне шулай зурлап килгәннәре өчен зур рәхмәт”, – ди җырчы.
Шуны да билгеләргә кирәк: Ариана төркемдәшләре белән чыгыш та ясаган. Балалар “Мин яратам сине, тормыш” җырын башкарган. Барлык тамашачылар аларга басып алкышлаган.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-04/kontsertyma-i-zur-kunaklarym-kilde-4452247
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

