Казанда яшәүче популяр блогер, «Аляска» буларак танылган Алия Мәһдиева-Рәҗәпова икенчегә әни булган. Алар гаиләсендә, уллары Тимга иптәш булып, кыз бала дөньяга аваз салган.
«6 ноябрь көнне безнең принцессабыз туды. Без икенче тапкыр әти-әни булдык», – дип хәбәр итте Алия үзенең блогында.
Блогерның тормыш иптәше Марат – теш табибы. Ул, шулай ук, үзенең шәхси блогын алып бара. Сүз уңаеннан, Алия бәби тапканда, Марат аның янәшәсендә булган. Сабыйны күргәч тә, әти кеше, хис-кичерешләрен тыеп тора алмыйча, елап җибәргән.
Алия язылучыларына авылда яшәүче әбисе белән бик күңелле видеолар төшереп тә танылган иде. Блогерның авыл контентын, әбисен язылучылары ярата.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/populyar-bloger-ikencega-ani-bulgan-5876450 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

